Алсуның улы нинди һөнәрен сайлаган?

“Йолдызлы” гаиләдә туган 8 яшьлек Рафаэль кем буларга тели, дисезме?  

Поп-эстраданың 41 яшьлек йолдызы Алсу элекке ире Ян Абрамовтан өч уртак бала тәрбияли: кызлары Сафина һәм Микелла, шулай ук улы Рафаэль. «Зимний сон» хитын башкаручының варислары җырчы өчен авыр чорда чын терәк булуларын таный.

Алсуның балалары әниләреннән музыкага тартылуны мирас итеп алганнар. Сафина белән Микелла фортепиано классы буенча кызыл дипломнар белән музыка мәктәбен тәмамлаган инде.
Рафаэль әле музыка мәктәбенең икенче сыйныфында укый.

Алсу 8 яшьлек улының композитор булырга хыяллануын белдергән. Җырчы аны зур киләчәк көткәнен дә билгели һәм һәрнәрсәдә аның мавыгуын хуплавын ассызыклый.

“Бу бит бүләк, чынлыкта. Аның музыканы абсолют ишетүе бар, моңа бит өйрәтеп булмый: бу я бар, я юк. Моны алга таба да үстерергә мөмкин. Яши-яши күрербез, әмма без бу омтылышка һәрьяклап ярдәм итәчәкбез, әлбәттә», – дип белдергән Алсу.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-04-17/alsuny-uly-bulachak-n-ren-saylagan-4202079

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле