“Бианама охшарга телим”

“Бәхетсез киленнәрне һәрвакыт кызганам”.

“Иремнең әнисе искиткеч кеше иде. Мин Ходайга шундый бианам өчен рәхмәтлемен.

Ул беркайчан да миңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Ирем белән танышуның өченче аенда ЗАГСка гариза бирдек, бианам мине яхшылап белми дә иде (бер-ике тапкыр гына күрешкән идек). Ул безнең туйга ерактан килде. Мин ирем белән аның янына кунакка килгәч, ул һәрвакыт шат була иде. Ә үзе безгә килгәндә, рөхсәтсез хәтта калакка да кагылмый иде, безнең мөнәсәбәтләргә беркайчан да кермәде.

Оныклар да таләп итмәде, тизрәк аларны күрергә теләвен генә әйтте. Тик сәламәтлегем белән проблемалар турында белгәч, бу сорауны күтәрмәде. Хәлемне генә сораша иде.

Кызганычка каршы, күптән түгел ул вафат булды. Мин аны бик сагынам. Аны җирләгәндә минем янга аның дус кызлары килде һәм ул улы өчен тыныч булуын, чөнки аның янында мин булуын әйткән. Мин еладым, аларга нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем.

Бианайларның башка төрле булуы бик күңелсез, һәм мин бәхетсез булган барлык киленнәрне чын күңелдән кызганам. Ышанам, әгәр кайчан да булса безнең улыбыз туса, мин дә яхшы бианай булачакмын”.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-15/bianama-ohsharga-telim-4198715

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле