Алып баручы Әбри Хәбриев kazanfirst.ru сайтына интервью биргән. Аннан Руслан Кираметдиновка “Ильмира Нәгыймова хыянәт иттеме?” дигән сорауны ни өчен биргәнен сораганнар.
Әбри Хәбриевкә “10 сорау” тапшыруында провокацион сораулар бирүен искәртәләр.
“Бу сорауларны мин бирмим, редакторлар әзерли. Аларны мин алдан күрмим дә. Мин артистлар турында күп беләм. Редакторлар әзерләгән сорауларны ишеткәч, мин: “Их, әгәр мин белгәнне сорасалар, шундый скандал булыр иде!” дип уйлыйм. Мин гайбәт яратмыйм, башкалар турында начар сөйлисем килми. Һәм этик яктан бу дөрес дип уйлыйм, мин килгән кунак белән әңгәмәне бозарга тиеш түгел. Шуңа аларның проблемаларын халыкка чыгармыйм”, – ди.
Интервью алучы, сорауны кем генә әзерләсә дә, тапшыруда нәкъ менә Әбри Хәбриев бирүен, тамашачының да аны Әбри Хәбриев соравы дип кабул ителүен әйтә. “Сез үзегез кара пиарны кабул итмим, кешеләрне үпкәләтмим дип әйтәсез. Әмма мондый формат кешене үпкәләтергә мөмкин”, дигән фикерен әйтә.
Әбри Хәбриев әйтүенчә, тапшыруга килгән артистлар “уңайсыз” сораулар булуына әзер булып килә, әмма берсе дә үпкәләмәгәнен белдерә. “10 сорау” кара пиар түгел, без пычрак сораулар бирмибез, без бары тик артист тормышына нигезләнгән сорауларны гына бирәбез”, – ди ул.
— Алайса менә Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың гаугалы вакыйгасы турында ни әйтәсез? Бергә яшәгәндә, Руслан Ильмираны үзенә хыянәт иткән дип белдерде. Бу зур тавыш чыгарды, Ильмира ягыннан үпкә булды, ул социаль челтәрләр аша элекке иренә җавап бирергә мәҗбүр иде. Бу кара пиар түгелме?
— Русланның җавабы – аның җаваплылыгы. Аңа сорау бирделәр, Руслан башкача да җавап бирә ала иде. Ул үзе теләгәнчә җавап бирде. Без артистлар өчен җавап әзерләмибез, алар үзләре җавап бирә. Әгәр ул башкача җавап бирсә, ажиотаж булмас иде. Мәсәлән, ул “белмим” дисә, берни дә булмас иде. Әмма ул шулай җавап бирде. Ул моның нинди җаваплылык икәнен, моның нинди тавыш чыгарасын белгәндер, – дип җавап бирә Әбри Хәбриев.
Әбри Хәбриев “10 сорау” тапшыруында Руслан Кираметдиновка бер сорауга җавап бирүне сорый. «Ильмираның сезгә хыянәт иткәне булдымы?» –дип сорауга Руслан: «Минем уйлавым буенча, булды. Булгандыр дип саныйм. Чөнки гаиләдән хатын-кыз просто китми, гаиләне таркатмый беркайчан да. Чөнки ул сизелә башлады соңгы вакытларда. Салкынлык, башкасы. Мин аны сизә башладым, тоя башладым. Шуның өчен мин аны булгандыр дип саныйм», – дип җавап бирде. Ильмира Нәгыймова моңа социаль челтәрләрдә «Инде артыкка китте… Син бөтен чикләрне узасың. Миңа яла якканчы, чын ир-атларча балаларыңа булышыр идең. Мин шок хәлендә. Дәвалан!» – дип җавап бирде. Руслан Кираметдиновны яклаучылар да, “мужик башы белән шуны сөйли” дип гаепләүчеләр дә күп булды.
чыганак: https://kazanfirst.ru/interviews/abri-habriev-zhvaneczkij-hazanov-sejchas-ne-ponyatny-slushatelyu-im-ne-nuzhna-filosofiya-ih-yumora ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday