“Безнең киләчәк нинди булыр?”
“Киңәш сорыйсым килә. Миңа 27 яшь. Яратҡан кызыма әле 17. Тиздән 18 яше тулачак. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, бик яратабыз. Киләчәктә тормышымны аның белән бәйләргә иде теләгем.
Тик… Ләкин ул минем 4 туган сеңлем булып чыкты. Бәлки, электән аралашып, туганлашып яшәмәгәнлектән, аның белән кардәш-ыру икәнлегебезне белмәдем. Мөнәсәбәтләр җитди төс алгач кына гаиләсе белән кызыксына башлыйсың бит инде. Мин дә шунда гына белдем. Ул да мине бик ярата. Араларны өзү бик авыр булачак…
Нинди киңәш бирерсез? Бәлки, туганнары белән кавышып та бәхетле яшәүчеләр бардыр?”
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-16/s-yg-nem-se-lem-bulyp-chykty-4200563 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–