Актаныш районы Богады авылы кызы, Казан дәүләт медицина университетының 1нче курс студенты Энҗе Арсланова бертуган абыйсы Айназ махсус операциядә һәлак булганнан соң “Каләмем – абыйдан” дигән телеграм канал ачып, шунда шигырьләр яза башлый. Аның күпчелек шигырьләре абыйсы истәлегенә багышланган.
31 яшьлек Айназ, махсус операция башлану белән мобилизациягә эләгеп, беренче агымда ук хәрби операциягә китеп барган батыр егет. 2023 елның 15 декабрендә каты яраланып, 29 декабрь көнне Мәскәүнең Бурденко госпиталендә җан бирә. «Интертат»ка интервьюсында сеңлесе Айназның бәхетле булырга теләве, гаилә корасы килүе хакында сөйләгән булган. Ул махсус операциягә китәр алдыннан гына Гөлназ исемле кыз белән дуслаша, өйләнергә ниятли.
Энҗе телеграмдагы дусларына тагын бер зур югалтуын – энесе үлүен хәбәр иткән.
“Бер хәсрәтем Сезгә сөйлим әле…
2011 нче ел,ноябрь. Миңа 4 яшь иде. Энемне карыннан көтеп йөргән вакыт…Язмыш ачы, катлаулы, сынаулы…Энемне югалттык. Бер көн яшәде,бер… Шунысы истә, әти моргтан энемне алып чыкты да, йөзен ачты: “Кызым, менә, күр апаеңны”, – диде.Чем кара шомырт бала, шул яшемдә истә калган аның йөзе… Энем, әти-әниемнең улы… Ә әни… ана йөрәге нишләгәндер… Әллә шуңа,белмим, мин әтинең “улы” булдым. Артыннан калмый Камазында да, печәнендә дә йөрдем, ремонтына да чакыра иде ” Тотып тор, бир, менә монда бас, карап тор” дип. Абыем командировкаларга оешма белән китә иде…
Ә бүген, бүген… Абыемның баш очында Габдуллам, бергә алар…” – дип язган Энҗе.
Энҗе вакытсыз гүр иясе булган энесенә багышлап шигырь дә язган:
Энемә…
Тигезсез язмышың синең,
Аклы-каралы син,эх дөнья!!!
Рәнҗетәсең күңел түрен,
Кагыласың бәхет ояма…
Мин бит кече идем,бала,
Әгәр син,дөнья, хәтерләсәң…
Әни карынында ир бала,
Мин хәтерлим,син белмәсәң…
Апа буласы идем,әйе,
Сабыйны яныңа алмасаң!
Энеле буласы идем,әйе,
Туң җиргә аны чакырмасаң…
Мин үзем бит бала идем,
Хәтерлим сабыемның йөзен.
Чем кара чәчле нәни энем,
Яши алмадың шул үзең…
Кыска,бер көнлек гомерле
Була икән адәм баласы…
Әти кулында бала…үле!!!
Ул аның-УЛЫ! Газиз баласы…
Йөзе…гел үзе әтинең…
“Кызым,менә,күр апаеңны”-
Диде әткәй…синең тиңең-
Фәрештә,энем,ишет апаңны…
Син ялгызың түгел,сабый,
Яныңа килде газиз абыең!
Безгә булмады,ул-синең абый,
Баш очында-синең каберең…
Хәтерлим…әти кулында улы,
Әни елый: ” Балам юк,балам!!!”
Хәсрәткә, әйтерсең, дөнья тулы,
Кайгыны ку,язмыш,ялварам!
Миңа язмый шигырь дисеңме,
Габдуллам,онытмыйм исемең.
Син-бер көнлек гомереңне-
Бирдең башкага,ярдың күңелем…
ЧЫГАНАК: @enjekarlar ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday