Эльмир Низамов “Агыла көй” концерты турында: “Минем музыкамның әле шушындый урында беркайчан да яңгыраганы юк иде”

-- Р Л

16 һәм 17 апрельдә, Г.Камал театрының Яңа сәхнәсендәге Көнчыгыш залында композитор Эльмир Низамовның хор музыкасына багышланган «Агыла көй» дип аталган гаҗәеп концерты үтте.

Бу проект – Эльмир Низамов белән дирижёр Дина Венедиктова иҗат иткән хор мистериясе — ул гадәти концерт кына түгел. Ул — тавыш аша үткәннәрне яңарту, югалган моңнарны тергезү, милләт хәтерен яңарту дип тәкъдим ителде.

Музыка, сүз, җыр — болар бар да күңелләргә кереп агылды:
• югалуга дучар булган Идел буе халыклары телләрендә яңгыраган «Әллүки»;
• «Кара пулат» операсыннан һәм «Алтын казан» мюзиклыннан композицияләр;
• флейта һәм хор бергә үрелгән «Сандугач»;
• думбра моңына сугарылган «Вакытлар елгасы»;
• данлыклы «Шәһре Болгар».

Тамашачы каршында гүя тарих үзе килеп басты сыман. Кайчак — нәфис флейта аша, кайчак — көчле, күп тавышлы хор булып, кайчак — лирик думбыра моңы сыман.

Залда утырган кунаклар арасында либретто авторы, халык шагыйре Ренат Харис та бар иде — аның иҗатын хор яңгыратты, яңа сулыш бирде.

«Агыла көй» — халык күңеленә сеңгән хәтер, җанлы моң, вакыт аша безгә килеп җиткән авазлар, дип әйтеп була.

“Минем музыкамның әле шушындый урында һәм мондый форматта беркайчан да яңгыраганы юк иде”, – ди Эльмир Низамов үзе.

Үзегез бәяләп карагыз!

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле