Милли хәрәкәт активисты Гөлфәния Җәләлова вафат булган

-- Р Л

Татар милли хәрәкәте активистларының берсе – Гөлфәния Җәләлова вафат булган.  Аңа 88 яшь иде.

Гөлфәния Җәләлова – милли хәрәкәт ветераны. Ул Татар иҗтимагый үзәгендә мәгариф тармагын җитәкләгән, “Мәгариф” берләшмәсе президиумының элекке әгъзасы, Казанның Совет районы мәгариф комитетының элекке җитәкчесе, укытучы Гөлфәния Җәләлованы кичә, 17 апрельдә соңгы юлга озатканнар. Ул 88 яшендә 16 апрельдә вафат булган.
Гөлфәния Җәләлова 1936 елның 1 маенда Кукмара районы Адай авылында туа. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 37 ел Казан мәктәпләрендә һәм медицина институтының физика кафедрасында укыта.
Җәләлова татар мәктәпләре ачтыруны башлап йөри, татар телен яклый. Мәсәлән, “Мәдәни җомга” газетасына язган мәкаләсендә ул татар телен яклап, болай яза:
“Әмма без алар уйлаганча, сарык көтүе түгел. Әгәр без туя белмәс Мәскәү табынына ел саен 800 миллиард сум ясак озатабыз һәм хөкүмәткә сайлаулар вакытында безнең республиканың ике миллионнан артык тавышы кирәк икән, без үз хокукларыбызны якларга да бурычлы. Балаларыбыз татар телендә белем алса гына без мөстәкыйль милләт булып саклана алабыз. Безнең балаларыбыз без Мәскәүгә озаткан салымнар хисабына мәктәп һәм югары уку йортларында бушлай укырга хокуклы. Бу – хөкүмәт кишәрлеге түгел, бу – безнең Ватан!”
2023 елның гыйнварында “Интертат” сайтына интервьюсында үзе хакында сөйләгән. Гөлфәния Җәләлова актив тормыш рәвеше алып бара. Әйтик, баянчы Рамил Курамшинның авыр хәле турындагы язманы укыгач, ире Габдуллаҗан белән Рамил Курамшин янына хәл белергә йөри башлый.

Гөлфәния Җәләлов русча әйбәт белмәве аркасында күп кыенлыклар күрә, әмма үҗәт булуы сәбәпле, бирешми.

“96нчы мәктәптә эшли башлаган вакыт. Наилә исемле география укытучысы белән татарча сөйләшеп торганда, Аида Петровна дигән завуч: «Это неприлично говорить на языке, которого не знают другие», – диде. Татарча сөйләшергә тыялар иде! 126нчы мәктәптә эшләгәндә, укытучылар бүлмәсенә кердем. Бер урындыктагы абзый: «Как вас величать?» – ди. «Гөлфәния Латыйповна», – дим. «А как будет по-русски?» – ди. Ул үзен Владимир Дмитриевич дип таныштырды. «Как ваше имя будет на татарском?» – дип сорадым. Исемнәрнең тәрҗемә ителмәвен аңлаттым. Шунда миңа «милләтче» дигән исем тактылар. Аннары ул укытучы белән дуслаштык без”, – дип сөйләгән ул.

Гөлфәния Җәләлова, хатлар язып, Совет районында 20нче татар гимназиясен ачтырырга ирешә.

Гөлфәния Җәләлованың ире Габдуллаҗан биология фәннәре докторы, профессор. Алар 67 ел гомер кичерәләр, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/milli-anly-ukytucy-golfaniya-alalova-tormys-ul-cacak-kebek-kena-bulmyi-5857077

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле