Аянычлы хәбәр: тел галиме Марсель Әхмәтҗанов вафат

-- Р Л

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939–2025) вафат.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Марсель Ибраһим улы татар әдәбияты текстологиясе, археография, әдәбият белеме буенча хезмәтләре белән танылды. 100 дән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013).

Археограф буларак төрле төбәкләргә экспедицияләрдә 700дән артык татар авылында булып өлгерә.

Кандидатлык хезмәт темасы: «Татар шәҗәрәләрен тарихи һәм тел гыйлеме күзлегеннән тикшерү» (1981).
Докторлык хезмәте: «Яңа археографик материаллар татар әдәбияты тарихы өчен чыганак буларак» (1998).

Аның тарафыннан 3500 дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара.
Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы егермедән артык китабы, меңнән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар.

Танылган галим һәм үз эшенең остасы булган Марсель Әхмәтҗанов турында якты хәтирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, диелә институт хәбәрендә.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле