“Яратмыйм шундый кешеләрне”
-Саран кешеләрне яратмыйм. Барысын да кеше хисабына эшли торган. Үзеннән генә бернәрсә чыкмасын. Менә андыйларны яратмыйм.
Аннан соң икейөзлеләр күп инде хәзер. Әйтәләр берне, уйлыйлар икенчене, эшлиләр өченчене. Шундыйлар да булды инде тормышта.




Бер әйбер вәгъдә итәләр дә, аннары аркага пычак кадыйлар. Иң авыры – ышанып йөргән дустың ышанычны югалта. Бу да булды тормышта. Дөнья шулай яратылган инде.

Иии, Данир Исламбаевич, дип йөриләр дә, аннары шалт…-дип сөйли юмор остасы Данир Сабиров.
ЧЫГАНАК: https://t.me/tatarpopylar/2407 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–