“Үземнең шулкадәр “тиле хатын” булганыма аптырыйм…”
“Иремнең хыянәт итүе турында ничек белүемне күз алдына да китерә алмыйсыз… Хәзер миңа бик авыр…
Беләсезме, гадәттә, хатын-кызлар шикләнә һәм, гомумән, иренең хыянәт итүен күрә, телефоннарын тикшерә, көнли һәм башкалар. Ләкин безнең очракта алай түгел иде. Ант итеп әйтәм, мин 10000 процентка барлык ирләрнең дә хыянәт итүенә, тик минеке андый түгеллегенә ышанган идем.
Ул бик күп эшләде, өйгә яхшы акча алып кайтты, һәрвакыт үзенең чыгымнары, керемнәре турында сөйләде, барысын да гаиләгә, барысын да өйгә ташыды. Һәрвакыт кайда булганын, нәрсә эшләгәнен сөйләде, безнең өчен, балалар өчен тырышты һәм хәтта әти-әниләргә дә ярдәм итәргә өлгерә иде.
Бер көнне безнең фатирга форма кигән кешеләр килеп, иремне кулга алды… Ә аннары аны икенче хатынын кыйнаган өчен утырттылар. Аның ике телефоны булган булып чыкты. Өстәвенә, ул еш кына командировкаларга йөри иде. Йөрергә теләгән кешене тотып булмый ул, кызлар. Көнләп, үзегезне генә бетерәсез. Теләсә – барыбер йөриячәк”.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-16/b-ten-irl-r-d-hyyan-t-it-tik-mineke-andyy-t-gel-4200573 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday