Камал театрының иске бинасы Салават Фәтхетдиновка бирелә?

-- Р Л

«БИЗНЕС Online» мәгълүматлары буенча, иске Камал театрында җырчы Салават Фәтхетдиновның төркеменә дә урын биреләчәк. Җырчы үзе “бина Салаватка бирелә” дигән сүзне кире каккан. Әмма анда аның җыр театрының офисы булачак һәм ул репетицияләр уздырырга мөмкинлек алачак.

«Безнең бит хәзер бинабыз юк, – дигән Салават үзе. Безгә җыелыр өчен почмак бирәләр. Быел күченәбез дип уйлыйм”.

Салават Фәтхетдинов фикеренчә, бина Тинчурин театрына бирелә. “Бу – бердәнбер дөрес фикер булыр иде”, дигән ул.

Мәдәният министрлыгы иске бинаны да яңасы кебек файдаланырга тели, күрәсең – бер бинага берничә оешманы кертәләр. Төп оешма Тинчурин театры булыр дип фаразлана.

ЧЫГАНАК: https://kam.business-gazeta.ru/article/669847

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле