Камал театрының яңа бинасына экскурсия: “Спектакль караганнан соң балаларыгызны оныта күрмәгез!”

-- Р Л

Камал театрының яңа яңа бинасына экскурсияләр оештырыла. Экскурсияләр түләүле, әмма, практика күрсәткәнчә, халык агымы кимеми. TATAR TODAY журналисты барган көнне экскурсияне яшь артист Эльвир Сәлимов уздырды.

Камал театрының яңа бинасы Кабан күле янында, элекке бинадан ерак түгел урында, Һади Такташ урамында. Анда 4 зал бар – һәрберсе үзенчәлекле һәм һәрберсе аерым төр чаралар уздырырга тәңгәлләштерелгән.

Бина өч каттан тора. Беренчесендә – фойе, балалар залы, күргәзмә заллары. Өченче кат – артистлар карамагында. Холл татар бизәкләре белән бизәлгән. Болар – Атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова хезмәте. Холл спектакль башланыр алдыннан гына түгел, иртәнге уннан кичке унбергә кадәр ачык булачак.

«Кош» кафесы , «Сәйяр» ресторанында тамак ялгап алырга була.

Театрда 4 зал бар.

  • «Көнчыгыш» залда 241 урын. Монда видеопроекция 360 градуска әйләнә ала – бу сценик эффектлар тәкъдим итү мөмкинлеге бирә. Кабан күленә зур тәрәзә үзенчәлекле күренеш тудыра.
  • Универсаль зал – 100дән алып 300гә кадәр кеше сыйдыра. Бу күп функцияле зал, анда стеналар, түшәм караңгы, бар игътибар – сәхнәдә. Анда сәхнәне дә, утыргычларны да үзгәртергә була.
  • Камера залы – 60 кешегә генә исәпләнгән, бу артистлар белән тамашачы арасында ара якынлыгы кирәк булган спектакльләргә, очрашуларга исәпләнгән.
  • Зур залда  771 урын. Анда тамашачылар өч катта утыра ала.

Театрда төрле мастерскойлар, тавыш яздыру студиясе бар.

Экскурсиягә килүчеләргә артистлар үзенчәлекле сцена күрсәтте һәм Эльвир Сәлимов экскурсиягә килгәннәрнең сорауларына җавап бирде.

Мин сезгә кайчан күчеп бетәсебезне әйтә алмыйм. Башта декорацияләр күчә, аннары ут, тавыш цехлары күченә. Алар көйләп бетергәч кенә безне чакыралар, – дип сөйләде Эльвир Сәлимов. – Әмма инде күченгән спектакльләр шактый: «Зәңгәр шәл», «Мөһәҗирләр», «Җәйнең бер көнендә», «Ситса туй», «Әлфия» күченә. Бәлки киләсе сезонга күченеп бетәрбез. Әлегә ремонт эшләре дә бар, кайберләре безгә комачаулый да, без аңлашып эшлибез.

Эльвир Сәлимов һәр залга керү юлында мәгълүмат алу мөмкинлеге булуын күрсәтте. Анда гардероб, балалар бүлмәсе, санузел кайда икәнен ачыкларга мөмкин. Шулай ук балалар бүлмәсе дә – бар «иң мөһиме, спектакль караганнан соң хисләнеп, балаларны аннары алырга онытмагыз», – дип көлдерде Эльвир Сәлимов.

Экскурсовод залларның үзенчәлекләре турында күрсәтте. Видеодан аларны күрә аласыз.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле