Гөлзада Сафиуллина театрны тәнкыйтьли: “Әлфия апаны җиңел холыклы, «самодур» итеп мыскыллап күрсәттеләр”

-- Р Л

Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина бөек шәхесләрне сәхнәдән дөрес итеп күрсәтмәүләре хакында “Интертат” сайтына интервьюсында борчылып сөйләгән.

“Әлфия апа турындагы спектакльдән тулысынча гайрәтем чикте – анда аны җиңел холыклы, «самодур» итеп мыскыллап күрсәттеләр. Мин Әлфия апа белән 2 ел эшләдем – аны бераз беләм. Әлфия апа андый түгел иде. Әйе, ул балалар йортында үскән, тәрбияләнмәгән, ләкин бит ул Мәскәүгә барып, студиядә укып кайта. Ул бик зирәк иде.

Беркөнне кызы Зөлфия белән очраклы гына Мәдәният министрлыгында күрештек. «Сеңлем, – дидем, – әниең турында спектакльне карадым. Син отомстила, да? Хәзер үзеңнән ризамы?» – дидем. «Нишләп алай әйтәсез?» – ди. «Син бит спектакль чыгарырга булышкансың, Мәдәният министрлыгыннан акча да алгансың. Әмма син моның белән әниеңне күтәрмәдең. Ул бит – синең әниең генә түгел, безнең Әлфия Авзаловабыз. Ул – милләт җырчысы! Без аның җырларында үстек, яшәдек, югарыга омтылдык, сәнгатьнең бөеклеген күрдек. Ә син, үч алып, аны мыскыл итеп күрсәттең», – дидем. Спектакльдә Зөлфия әнисенә: «Син безне ташлап киттең», – дип әйтә. «Син безнең белән гастрольләргә йөрдең бит. Әниең апаң белән икегезне дә үзе белән йөртте», – дидем”, – дип сөйли Гөлзада Сафиуллина.

Җырчының кызы Зөлфия исә үзенә: “Миңа «шоу ясасаң гына акча бирәбез» дип шарт куйдылар”, – дип җавап кайтарган.

“Шоу! «Син шоу ясый ала идең. Ләкин бит шоуны әниеңнең дәрәҗәсен төшерү бәрабәренә ясарга тиеш түгел идең. Син харап иттең әниеңне!» – дидем.

Илһам абый турында да спектакль чыгарасы булсалар, аның истәлеген алай бозмасыннар иде инде. Кариев театрында Ваһапов турында спектакль ясадылар – боздылар. Артисты шәп – Рәшит Ваһапов тавышы белән җырлый, үзе дә охшаган (Ваһапов ролендә Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин иде. – авт.). Ләкин бит җырчыны ача алмадылар, бөеклеген күрсәтә алмадылар. Ул бит җырчы гына түгел, бөек шәхес иде!

Нәкый Исәнбәтне искә алу кичәсендә аны да ниндидер бер «замухрышка» итеп күрсәттеләр. Чәчләре тырпайган мескен карт иткәннәр. Фотоларында матур бит ул! Нәкый Исәнбәт бит ул – остаз!

Безнең бөек шәхесләребез турында бөек әсәрләр бармы? Без татарның бөек шәхесләреннән кемне күрсәтә алдык? Опера театры артына Рудольф Нуриевның һәйкәлен куйдылар – аның да баскан постаменты сынган. Бөтенесен ашыйбыз, чукыйбыз, мәсхәрә итәбез…

Башкортларның, әнә, тау башында Салават Юлаев һәйкәле тора. Башкортлар үзләре дә сәхнәдә ничек киенәләр! Ничек бииләр! Ә безнең егетләр кулларын артка куеп, богаулаган кебек тете-пете бииләр. Ычкындыр инде кулыңны, күккә күтәр! Кырым татарлары беркайчан да кулларын артка куймый…

Гөлзада Сафиуллинаның “Әй, татарлар!” җыры

Гөлзада Сафиуллина журналистларны да тәнкыйтьләгән.

“Журналистларга минем бер дәрес бирәсем килә әле, аңлатасым килә. Хәер, безнең журналистлар «чукымый» да… сораулары гына «ниже пояса». Иҗат кешесенең иҗатын ачу юк, сораган сораулары » чүпрәк тә ир, ничәгә чыккан да ничәдән аерылган…”

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golzada-safiullina-cukyim-disan-cukyrga-keselar-bar-iat-kesesena-katy-kagylyrga-yaramyi-5872094

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле