“Ярый ирем аерым яшәргә тәкъдим иткән әле!”

“Ә хәзер аны яныма да китерәсем килми”.

“Ирем аерым яшәргә тәкъдим итте, ә мин аннан башка ничек яхшы булуын аңладым. Хатын-кызлар мине аңларлар дип уйлыйм.

Ул моны бер ай элек тәкъдим иткән иде. Өйне вакытында җыештырмыйм, бөтен җир тузан белән капланган һәм аңа кичке ашны вакытында бирмим икән.

Мин эшкә урнаштым. Ә ул моңа каршы иде. Мин эшләмәгәндә, аңа көннәр буе хезмәт күрсәттем. Җыештыру, пешерү, кер юу. Дөресрәге, өч айга бер тапкыр маникюр ясавымнан туйдым, чәч буяу өчен дә әнидән акча ала идем. Аның хезмәт хакы һәрвакыт җитми, һәм аңардан хәтта азык-төлеккә дә сорарга туры килә иде. Ул, үз чиратында, экономиялерәк булырга киңәш итә иде.

Һәм менә ирем бер-беребездән ял итү өчен аерым яшәргә тәкъдим итте. Дусты аңа шундый киңәш биргән икән. Ул да хатыны белән аерым яшәп алганнан соң хәлләре җайланган икән.

Мин риза булдым. Ирем әнисе янына күченде, чөнки фатир минеке. Мин ике көн капланып еладым. Аннан башка үләрмен кебек иде. Ә хәзер өйдә тыныч, берәү дә сукранмый, төнлә гырламый, эштә барысы да уңай бара. Ә аннары ахирәтләрем үзләренә чакыра башлады. Биюгә язылдым, эштә күтәрелүгә ирештем, хезмәт хакын күтәрделәр, дустым белән путевка сатып алып, бер атнага ялга бардык. Шундый рәхәт!

Кайткач, ирем шалтыратты һәм очрашырга тәкъдим итте. Ул, аңа тыныч яшәргә ирек бирмәгән, аның эшләренә кысылган әнисеннән ярты сәгать зарланды. “Акылыңа килдеңме, эшеңнән китәргә әзерсеңме? – дип тә сорады. Мин бер-беребезгә туры килмәвебезне һәм аерылышу яхшырак булырын әйттем. Ул үпкәләп чыгып китте. Мин дөрес эшләдемме?”

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-17/yaryy-irem-aerym-yash-rg-t-k-dim-itk-n-le-4202370

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле