Тәнкыйтьләп язмыйм. Ике бала белән ирдән аерылып, үзләрен ничек күрсәтергә белмичә йөри башлыйлар. Пластика ясыйлар. Бик тә ошап бетми бу кыланышлар. Башта Ильмира Нәгыймова шулай ярым шәрә киенеп җырлап йөрде. Чит иллардан үрнәк алып йөри башладылар. Азагын ни буласын уйламыйлар ахры. Алла Пугачева да шулай ирдән аерылып, нәрсәгә барып җитте? Мөселман хатын-кызларына килешеп бетми бу. Аллаһ Тәгалә биргән матурлыкны бетерәләр, үзләрен әллә нинди чирләргә дучар итәләр. Ләйлә дә шулай ук. Гаиләне саклап калу да хатын-кызның үзеннән тора. Борынгылар әйтмешле: “Атта да бар, тартәдә дә бардыр инде”. Икең дә бер уйга килеп, гаиләне бозмыйча хәзерге авыр заманда яшәп буладыр, дип уйлыйм.
Рәмзия
Фидалия, бик дөрес сүзләр! Кулдан кулга күчеп, ир эзләп бозылып бетәләр инде… Балалары елый.
Фларида
Үзегез кулдан кулга йөри башламагыз, тәртипле апалар!
Вәсилә
Кеше турында ялган сүзләр, гайбәтләр сөйләп утырмагыз, зинһар. Әйбәт, нормаль ирдән хатын-кыз беркайчан да китми. Рәхәт тормыштан кемнең китәсе килсен? Сүзләрегезне уйлап языгыз.
Рима
Ире исәбенә аягына басты, тавышы да юк иде, хәзер җырларга, сәхнәдә тотарга өйрәнде, хәзер инде аңа бай ир кирәк.
Расиха
Әйбәт ир белән яши алмыйлар шул хәзерге яшьләр. Ә исерек, булдыксыз ир белән, бүген айнык диеп шатланып, түзеп яшиләр. Түзәм балалар өчен диеп тә әйтәләр әле. Акыл белән хатын- кызны аңлап булмый.
Фаина
“Унга чык унганчы чык” дигән мәкаль бар. Ул яшь һәм матур, җырлый да матур. Көелмәгез!
Фидалия
Ләйләгә бәхет телим! Ул үзенә юл ачты. Кемгә булса да шундый язмыш яшәмәсен.
Рәмзия:
“Ирен бик әйбәт дип сөйли иде… Аерылгач, начарга әйләнгән. Чыдап булмый инде бу мактанчыкларга.”
Айгөл:
“Хатын-кыз аерылганнан соң гына чәчәк ата башлый!”
Эльмира:
“Молодец! Елап утырсынмыни!”
Луиза:
“Ләйлә, матур булдың! Бизәнгән, яшәргән. Булдырасыз! Бөтен кешенең дә моңа көче җитмәс. Кайберләр ирләре белән интегеп яши. Һәркемгә бер генә гомер бирелгән…”
Арзуда:
“Икенче Ильмира…”
Гүзәл Нуруллина:
“Менә ничек рәхәт ир булмагач!”
Диләрә:
“Кеше тормышы — кара урман. Үзләре генә белә нәрсә булганын. Безнең беркемне дә гаепләргә хакыбыз юк. Алдагы гомерләре икесенә дә бәхетле булсын!”
Наилә:
“Ләйлә — молодец! Нәгыймова кебек ир чәйнәп йөрми.”
Райфа:
“Ун ел торганнар, ике бала. Характерлары туры килмәгән икән. Яши-яши бер-беренә яраклашырга була инде…”
Алсу:
“Райфа, характер туры килмәү түгел инде. Бер-берсен гаепләмәс өчен шулай диләр. Араларына өченче кеше кергәндер…”
Ләйлә:
“Хәзерге заман хатыннары – үз юлларын үзләре сайлыйлар. Милләтебезнең көчле хатын-кызлары бездә күп. Ләйлә дә шуларның бересе. Бәхетле булсын!
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golzada-safiullina-cukyim-disan-cukyrga-keselar-bar-iat-kesesena-katy-kagylyrga-yaramyi-5872094 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday