Руслан Кираметдинов сөйгәне кем икәне ачыкланды?

-- Р Л

Руслан Кираметдинов “Күңел” радиосы алып баручысы Лилия Гатинаны кочаклап фотога төшкән.

Җырчы Руслан Кираметдиновның шәхси тормышы бик күпләрне кызыксындырса да, ул һаман серне чишәргә ашыкмый. Вакыт-вакыт тамашачысына «җим» биреп, аларны «кыздырып» җибәрә торган гадәте бар. Җырчы инде берничә мәртәбә кызлар белән төшкән фотоларын куеп интрига ясады. Артист янәшәсендә «Күңел» радиосы алып баручысы Лилия Гатинаны да, тагын бер серле кыз да булды.

Кичә дә халык тынычлыгын югалткандыр инде – Русланның сторисларында тагын Лилия Гатина!

Руслан Лилияне биленнән кочаклап фотога төшкән. Әлеге ике кешене нәрсә бәйли соң? Очрашып йөриләрме алар, әллә иҗади дуслармы? Болар барысы, гадәттәгечә, сер булып кала. Җырчы фото янына берни дә язмаган, ләкин бик моңсу җыр куйган.

«Без йөргән сукмакларга

Үләннәр үскән инде.

Яшьлектә сөйгән ярларны

Башкалар сөйгән инде», –

дигән юллар бар артистның үз репертуарыннан булган «Айлы кичләр» җырында.

Әллә Ильмирага багышлана инде, дип яза “Интертат”.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ruslan-kirametdinov-tagyn-liliya-gatina-belan-a-uze-baxetsez-maxabbat-turynda-yrlyi-5872414

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле