35 ел Әтнә районын җитәкләгән Габделәхәт Хәкимов эшеннән китә!

-- Р Л

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов эшеннән китә! Ул иң озак эшләгән район башлыгы иде.

Габделәхәт Гыйлемхан улы 1950 елның 27 сентябрендә Әтнә районының Комыргуҗа авылында туган. Ветеринария институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын Арча районы Тукай хуҗалыгында баш зоотехник булып башлый. 15 елдан Тукай совхоз-техникумы директоры итеп билгеләнә, биш елдан – 1990 елда Әтнә районы советы рәисе була. Шул вакыттан бирле Габделәхәт Хәкимов шушы вазифада.

Бүген Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин эшеннән китте. БИЗНЕС Online тагын 5 район башлыгының эшеннән китүе хакында хәбәр итә.  Алар – Спас, Бөгелмә, Менделеевск, Яңа Чишмә, Әтнә район башлыклары.

Алар арасында иң озак эшләгәне – 75 яшьлек Габделәхәт Хәкимов. Ул район башлыгы булып район булдырылганнан бирле – 35 ел диярлек эшләде.

Яңа Чишмә районыннан Вячеслав Козлов китте. Ул исә 15 ел район башлыгы булып эшләде.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев җитәкче булып 2021 елда килде.

Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов 2019 елдан бирле районны җитәкли.

Бөгелмә башлыгы Линар Закиров районда 2014 елдан.

ЧЫГАНАК: https://m.business-gazeta.ru/news/670071

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле