Винарис Ильегет: «Динемне алыштыргач әнием үпкәләп йөрде»

Татар эстрадасының популяр җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Винарис Ильегет 35 яшендә ислам диненнән православиегә күчүе турында сөйләгән.

Артистка хәзер – 47 яшь. Үзе әйтүенчә, әтисе – яһүд, әнисе – мөселман кешесе. Әмма әтисе, өйләнгәч, ислам динен кабул иткән. Шуңа күрә артист үзе дә башта ислам динен тоткан.

Винарис Ильегет блогер Олеся Лесная белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләгән.

– Бернинди дә проблема булмады, мин шулай теләдем. Православие динендәге исемем – Виталий. Әнием башта бу адымыма бераз үпкәләп тә йөрде. Ике динне дә яратам, Аллаһ – бер бит. Гел чиркәүгә йөрим, мин бик дини кеше. Фанатларча мөнәсәбәттә түгелмен анысы, әмма диннән башка яшәү мөмкин түгел, дип саныйм, дигән артист.

Винарис җырчы Лилия Хәмитовага өйләнгән иде. Аның әйтүенчә, өйләренең бер почмагында – иконалар, икенче почмагында – шамаилләр эленеп тора.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/04/167922/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле