Шәймиевнең оныгы Камиләнең туган көне ничек узган?

-- Р Л

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камиләнең туган көнендә Леонид Агутин һәм Андрей Губин чыгыш ясаган. Шулай ук Илһам Шакиров башкаруында “Туган тел” җырын да тыңлаганнар.

“Якын дустымның туган көне” дип бу хакта психолог һәм блогер Вероника Крутильникова язган. Инказан бу “якын дусның” Камилә Шәймиева булуын яза.

Камилә туган көнендә бик үзенчәлекле күлмәк кигән.

Камилә Шәймиеваның 38 яшьлеге Мәскәү үзәгендә – “храм Христа Спасителя” янындагы зур йортта билгеләп үтелгән. Туган көндә 16 кеше (Камиләнең һәм аның әнисен исәпкә алып) генә булган – алар барысы да хатын-кызлар.

«Дустымның әнисенә тост әйтүне сорагач, ул: “Минем кызымның бабасыннан кешеләргә хөрмәтне мирас итеп алуы белән горурланам. Гомумән алганда, бар кешеләргә дә”, – дип яза блогер.

Алга таба психолог ханым хөрмәт итүнең нәрсә икәнен психологларча аңлатып яза: “Хөрмәт итү ул кешегә хәбәр итү өчен төрле инструмент һәм символларны куллану: “Мин сине күрәм, сине кабул итәм. Без бер-беребездән аерылсак та, элемтәбез көчле”.

Минтимер Шәймиевнең 3 оныгы бар. 1989 елгы Тимур, 1997 елгы Ләйлә. Камилә Шәймиева – 1987 елда туган. Камилә – Радик Шәймиев кызы. Казан финанс институтына укырга керә, анда бер ел укыгач, МГИМОга күченә. Аннары миллиардер Владимир Евтушенковның “Система” оешмасына эшкә керә. Бизнес-аналитик булып башлый, 5 ел эчендә инвестицион директорга кадәр үсә.

2013 елда ТАИФНың 2 процент акциясе бирелә. 2015 елда 27 яшьлек Камилә “Форбс” журналы фаразы буенча, Россиянең 50 бай иң бай хатын-кызы исемлегенә керә. Ул – 190 миллион доллар белән исемлектә 9 урында була. Әмма бер елдан соң ул акцияләр башка кешегә тапшырыла.

Камилә Шәймиева 3 елдан соң “Реальное время”га интервьюсында исемлеккә кабул итүенә мөнәсәбәтен сөйли.

“Мин рейтингка эләккәч, еладым. Чөнки бу үз көче белән ирешкәннәргә карата гаделсезлек булып тоелды. Мине директорлар советына гаиләдә киңәшеп керттеләр. Мин туганнарыма моның өчен рәхмәтле: мин бизнес-процессларны аңладым, алар миңа кызык. Әмма миңа карата матбугатта һөҗүмнәрне авыр кабул итүемне күреп, алар киләсе елда минем акционер булуымның кирәге юк дигән карарга килде”.

Камиләнең бижутерия сата торган онлайн кибете бар (Exclaim), табибларны өйгә чакыра торган кушымтасы – Doc+. Ул “акчаны кадерләргә өйрәткән” өчен бабайсына рәхмәтле булуны әйткән иде. “Без һәр тиен кадерле, һәр сумны эшләп алырга кирәк икәнен белә идек. Җәен без бакчада колорадо кортларын җыйдык. Һәрберсе өчен бабай 10 тиен бирә иде. Ул жукларны санамый иде, безгә ышана иде. Мин ул акчаны эшләгәнгә сөенгәнемне хәтерлим”, – дип сөйли Камилә бер интеврьюсында.

Камиләнең гаилә хәле турында интернетта мәгълүмат юк диярлек. Әнисе – Наилә Шәймиева Республика стоматология поликлиникасының баш табибы.

“Реальное время” 2018 елда язуынча, Камилә Шәймиеваның ире – инвестицион банкир Дмитрий. Алар бизнесменнар җыела торган иртәнге ашта, “Кафемания” ресторанында танышкан. 3 ай очрашып йөргәч, аларны кыз гаиләсе белән таныштыра. “Мин һәрвакыт егетләрне гаилә белән таныштыра идем, – дигән Камилә. – Кем беләндер мөнәсәбәт башлануга, таныштырдым, чөнки ничек кабул итүләре мөһим иде. Минемчә, минем ирем бу тестны узды”. Туй “Подмосковные вечера” ресторанында узган, “ширбәт ае” – Көньяк Полюста. 2016 елда улы туган. Ул вакытта Лондонда яшәгән, баласының Россиядә тууын теләгән, шуңа да баласы туганда Мәскәүдә була.

Туган көннән видеомизгелләр:

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday

Бәйле