Ләбиб Лерон Шигырь бәйрәменең Тукай һәйкәле яныннан күчерелүенә каршы чыкты

-- Р Л
Шагыйрь, пародияче, “Безнең мирас” һәм “Мәдәни җомга” басмаларының баш редакторы Ләбиб Лерон Тукай һәйкәленең урыны күчерелүгә карата фикерен белдергән.
Ләбиб Лерон 2020 елның 26 апрелендә, пандемия вакытында Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме узмавын, берүзенең генә шигырь укуын һәм Тукай һәйкәленә чәчәк салуын яза.

“Пандемия вакытында Тукай бәйрәме уздырылмады… Ул чакта Тукай һәйкәле янында бер үзем (үземә үзем дигәндәй) Тукаебызга нисбәтле шигырь укыган идем…

Быел пандемия юк… Быел да 26 апрель көнне сәгать 14:00дә Тукай һәйкәле янында ялгызым гына шигырь укырмын төсле тоела…. Эшләр шуңа бара… ” – дип яза Ләбиб Лерон.

Каләмдәшләре Ләбиб Леронны хуплаган.
“Тукай премиясе әллә сезгә генә бирелдеме? Тукайның туган көнендә дә һәйкәле янына килеп баш имәгәч ни пычагыма алар оялмыйча лауреат исемен күтәреп йөриләр”, – дип яза Мөнирә Сәгыйдуллина.
Тукай бәйрәменең урынын үзгәртү-Камал театрының яңа мәйданына халыкны җәлеп итүгә килеп терәлгән икән. Мөхәммәт тау янына бармагач, тау Мөхәммәт янына барасы булган. Яңа бинаның үз чаралары, үз көннәре, үз бәйрәмнәре булыр әле… Гадәтне талап алмыйлар, гадәтне сабырлыкта үстерәләр… Ник вакытны ашыктырырга. Безгә бүген үк кабып, бүген үк чәйнәп йотарга кирәк”, – дип яза Илзирә Юзаева.
“Планлы рәвештә татарны Казан үзәгеннән сөрү бара…” – Мөхәммәт Садыйк.
Драматург Хәбир Ибраһим ризалашмавын белдергән:
“Кәгазьдән укып үтерәсез инде. Бер шигырь ятлый алмый бу шагыйрь халкы. Шуңа да кызыксыз ул шигырь бәйрәме. Халык йөрми. Тыңладым чыгышыңны, дустым. Әйбәт такмак.  Тукайны шәп кыстыргансың”, – дип яза ул.
ЧЫГАНАК: https://vk.com/id189443529

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле