Салават Фәтхетдиновның чебигә төкереген эчерткән видеосы укучыларына күптән тыңгылык бирми. «Балачакта сез дә шулай итә идегезме?» дип сораган җырчы.
Видеода Салават кулына чеби алып, төкереген эчертә. Аның шулай эшләгәнен карап торган якыннары сокланып карый – «Машалла», «Сөбхәналла». Җырчы чебинең токымын әйтә: «Китайская шелковистая». Болар !
«Әтәчләре булса ярар иде инде, атасы булса, ярар иде инде. Хатын-кызлар барысы да бертөсле!»
Постка йөзләгән комментарий язганнаралар. «Ми-ми-ми» видеога сокланучылар булган кебек, җырчы өчен борчылучылары да җитәрлек.
«Минем дэ шулай убэсем килеп китте», «балачак искә төште, йомшак, сары йомгак!», «Салаваттан мимими» дип сокланып, яратып язалар. «Төкереген эчертә», дип яза белгечләр.
Тәнкыйтьләүчеләре, киресен язучылар да җитәрлек. «Аннары суеп ашый», «Кош гриппы йоктыра күрмә», «Исләре китә артистларга, алар барысы да культуралы гына кесәгә керүчеләр», «»Үзе эшләсә бер хәл, хезмәтчеләр эшлидер», «Элек кызлар белән, хәзер чебигә калганмыни», дип тә язалар.
«Ирләр дә барысы да бертөрле, исемнәре генә төрле», – дип язган дөнья күргән бер хатын-кыз.
«Миһербанлы җан икәне күренеп тора!» дип яза бер укучы.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ – https://t.me/tatartoday