Ришат Төхвәтуллин өйләнергә дигән карарга ничек килүе хакында журналист, блогер Ильяс Батыргариевка сөйләгән.
“Мин өйләнергә дигән карарга йөреп туйгач, акылым белән уйлап килдем. Әни гел: “Тизрәк өйлән. Ул шундый шатлык, бәхет бит”, – дип әйтә иде. Әмма минем өйләнәсем килмәде. Мин рәхәтләнеп йөрдем. Әмма сеңлем миннән алда кияүгә чыгып бала тапкач, күңелдә нәрсәдер барлыкка килде. Үземнең балам булуын теләдем. Мин өйләндем. Улым туды. Шул вакыттан барысы да үзгәрде. Тормыш кыйммәтләре үзгәрде. Элек минем гастрольләрдән соң өйгә кайтасым килми иде, хәзер минем тизрәк улым янына, гаиләмә кайтасы килә.
Минем максатым – бер тапкыр һәм гомерлеккә өйләнергә иде. Хәзер барлык буйдакларга әйтәм – тизрәк өйләнегез. Балалар ул бернинди акчаларга да сатып алып булмый торган шундый зур байлык, шундый зур бәхет!” – ди Ришат Төхвәтуллин.
ЧЫГАНАК: https://vk.com/klenton?from=search ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday