“Ялгыз хатыннарның зарланып язганын укып аптырадым. Мине гаепләргә ашыкмагыз, әмма минен гомерем буе, иремнән тыш, тагын да бер яраткан кешем булды.
Беренче мәхәббәтем белән талаштык та туй алдыннан мин, аңа үч итеп, аның дустына кияүгә чыктым. Ул да мине яратып, училищеда арттан калмый йөри иде. Өйләнештек тә Себер якларына чыгып китек. Ирем бик эшчән минем. Мин әз-мәз эшләдем дә, ирем “Өйдә утыр”, дигәч, эшләмәдем. Бер балабыз өйләнде инде.
Ирем авырый башлагач, табиблар климат алмаштырырга кушты. Туган якларга кайттык. Шунда беренче яратканымны очраттым. Янә яшьлектәге кебек ялкын кабынды! Ун елга якын очрашып йөрибез. Яратышып туя алмыйбыз.
Шуңа ялгыз хатыннарга җиңелрәк бит. Кем белән тели, шуның белән йөри. Ирләрне көн саен алмаштырсаң да була, җаваплылык юк, чөнки син ялгыз. Минем кебек качып йөрергә кирәкми. Шуңа җиңелрәк булыгыз, җиңел яшәгез!”
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-24/berenche-m-h-bb-temne-yan-ochrattym-4211404 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday