«Мин татарча сөйләшәм» акциясе гала-концерты 26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы,74 нче йорт) каршында 16.00 сәгатьтә башлана.
Былтыр ул Казан Кремлендә, 2023, 2022 елларда Камал театры каршында узды, аңа кадәр – Бауман урамында.
Сәхнәдә Ilgiz, Malsi Music, GAUGA, Defne, ALTAN, K3DERT, Al Su, Elina, Айрат Хәйруллин, Айдар Исхаков һәм Tubatay Beats чыгыш ясаячак. Шуларга өстәп – 4 яңа башкаручы.
Акция өч өлештән уза, 6 алып баручы булачак. Беренче өлешне – Илфар Кәримов һәм Айсылу Лерон, икенче өлешне – Илгиз Шәйхразыев һәм Ләйлә Лерон. Өченче өлешне – «Ялкын» журналы баш мөхәррире урынбасары, проектлар авторы Зилә Дәрҗеманова һәм юморист, «Әйдә ШаяРТ!» татар КВН лигасы чемпионы Дилияр Борһанов.
Быел да “Тяжело с татарским” премиясе тапшырыла. Ул татар теле куллану дәрәҗәсе түбән булган дәүләт яки бюджет оешмасына бирелә. Антипремия ияләре дә акциягә чакырыла, әмма, моңа кадәр булган тәҗрибә күрсәткәнчә, алар килми. Быел антипремия алучылар арасында министрлыклар юк.
Антипремиядән тыш, акциядә премия дә бар. Ул татар телен эшендә кулланда дәүләтнеке булмаган оешмага бирелә.
14 апрельдә «Казан Квест» уенын оештырылган, анда районнар һәм Казан мәктәпләре укучылары катнашкан, Казан үзәгендә йөреп төрле биремнәр үтәгән, дистанцион рәвештә проектлар башкарган, бу – яшәгән җирлектә биналарны икетеллелеккә, элмә такталарны тикшерүдән гыйбарәт. 40 гариза килгән, 15е сайлап алынган, җиңүчеләр «Мин татарча сөйләшәм!»дә игълан ителә.
«#минтатарчасөйләшәм2025» хештегын кулланып, видеолар урнаштыру буенча бәйге узган. Җиңүчеләргә «Мин татарча сөйләшәм» брендлы мерч һәм махсус бүләкләр тапшырыла.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы карамагында Россия, чит илләрдә 116 оешма. 26 апрельдә аларда 26 апрельдә фатирниклар, сөйләм клублары, төрле чаралар узачак.
Чарага волонтер итеп 60 кеше җыярга теләгәннәр, ләкин 100дән артык волонтер җыелды. Былтыр 50 волонтер эшләгән.
2024 елда чарага 15 меңнән артык тамашачы килгән. «Бәйрәмдә күбрәк яшьләр иде, ләкин бездә чикләүләр юк, без бөтен кешене дә күрергә шат», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов
«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең тагын бер яңалыгы – «Язгы Печән базары» дизайн маркеты. Урыны – Камал театрының яңа бинасы фойесы, сату рәтләре шунда урын алачак. Маркетка керү өчен алдан теркәлү узарга кирәк. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.
«Кемнәр өчен бу проблема тудыра – маркетка кергән җирдә безнең волонтерларыбыз торачак, алар сезгә ярдәм итәргә әзер», – диде Райнур Хәсәнов.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/min-tatarca-soilasamga-20-el-oc-buyn-ber-saxnada-xurlyk-premiyase-kazan-kvest-hb-5872430 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday