Илнат Фәрхуллин кызыннан гафу үтенгән

-- Р Л

Илнат Фәрхуллин кызы белән сөйләшкәнен элеп куйган. Кызы русча сөйләшә, Илнат – русчалы-татарчалы.

“Мин сине анда эзләдек, ә син анда түгел идең, урамда эзләдек. Аннары без сине таптык”, – дип әрли кыз. Сөйләшүдән аңлашылганча, кыз Илнат белән фотога төшәргә теләп фойеда көткән, әмма Илнат, гримеркада булу сәбәпле, аның белән сөйләшә алмаган. Кыз аны соңыннан гына тапкан. Ул Илнатны кайда булдың дип орыша. Җырчы, сүзне башкага борырга теләсә дә, үҗәт кыз бирешми.

“Син мине яратасыңмы соң, әйт әле?” – ди Илнат. “Яратам, без сине озак эзләдек”, – ди кыз, һаман үзенекен итә.

“Нәрсә соң бу?” – дип сорый Илнат кызының битендәге сурәтне күрсәтеп, кыз барыбер үзенекен әйтә. “Зур рәхмәт концертка килгәнеңә. Мин сиңа гашыйк булдым”, – дип сөйли Илнат. “Без сине эзләдек. Ә нигә син анда булмадың?” – дип дәвам итә кыз һаман үзенекен.

“Ачуланма инде, кичер инде мине”, – ди аптырагач Илнат. Битен дә үбеп ала, кочаклый да, әмма кыз барыбер сукрана. “Бүтән алай итмә!” – ди кыз.

“Бүтән алай итмәмен. Колагыңны тешлимме, яки күтеңне?” – ди Илнат. Аннары әйткәнен эшли дә. Кызның аннары гына кәефе күтәрелеп китә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/min-tatarca-soilasamga-20-el-oc-buyn-ber-saxnada-xurlyk-premiyase-kazan-kvest-hb-5872430

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле