Линара һәм Марат Галимовлар гаиләсендә зур сөенеч!

Линара Батталова һәм Марат Галимовлар гаиләсендә бүген икеләтә бәйрәм.

Әлеге иҗади пар икесе дә мактаулы исемгә лаек булган. Линара Батталовага – «Татарстанның атказанган артисты», ә Марат Галимовка «Татарстанның халык артисты» исеме бирелгән. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.

«Рәхмәт, Татарстаныбыз! Рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич!» – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерергә дә өлгергәннәр.

Җырчылар бүген сәхифәләрен карап баручылардан да тәбрикләү сүзләре кабул итә. «Чын күңелдән котлыйбыз», «Бик әйбәт булган. Сез лаеклы бу исемгә!», «Яратканнарыбыз, горурланабыз сезнең белән», – дип язалар аларга.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/linara-battalova-ham-marat-galimov-gailasenda-zur-soenec-5872521

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле