СВОдан аяксыз кайткан Динар Нургатин: «Яңадан яшәргә өйрәнәм»

Питрәч районының Көек авылында яшәүче Динар Нургатин 35 яшендә яңадан яшәргә өйрәнә. 2022 елның көзендә үз аяклары белән өеннән чыгып киткән егет СВОдан инвалид арбасына утырып кайта.

– Өлешчә мобилизация башлангач ук миңа да повестка килгән. Мин ул чакта өйдә юк идем. Башкортстаннан командировкадан кайткач, хәрби комиссариатка үзем киттем, – дип искә ала Динар. – Бер дә курыкмадым. Качып калу теләгем дә булмады. Ватанны ир-егет сакларга тиеш бит инде! Безне әти-әниләр дөрес тәрбия биреп үстерде. Әнә шуңа да Ватан, туган ил, туган җир дигән сүзләрнең ни икәнен белеп үстем.

Башка бик күп егетләр белән бергә Динарга да Казан читендә башта әзерлек узарга туры килә. Ике айдан юлга чыгалар.

– Донецк юнәлешендә хезмәт иттем. Хәрби тормышка ияләшү җиңел булмаса да, тормыш өйрәтте. Окопта яшәүләр, урман эчендә качып ятуларны кинодан карап түгел, үзебез кичердек. Армиядә булу да ярдәм итте. Хәер, андагы хәлләр белән мондагысын чагыштырып та булмый иде, – ди Динар. – Әмма өйрәндек. Салкында туңу, ризык җитмәү, суга тилмерүләр аша да узарга туры килде. Мин 1,5 ел алгы сызыкта булдым. Бер тапкыр яраланган идем инде. Шуңа да карамастан, хезмәтемне дәвам иттем.

Угледар янындагы каты бәрелешләрне ул әле дә оныта алмый.

– Ул чакта бик каты сугыштык. Ике тапкыр штурмга кердек. Өченчесендә мин яраланганмын. Снаряд эләгеп, бер аягым өзелгән. Икенчесенең сөякләре чәрдәкләнеп беткән иде. Мин аягымның «очып» киткәнен хәтерлим. Ул чакта икенчесе дә исән иде. Беренче ярдәмне басуда күрсәттеләр, – ди Динар. – Күзләремне Донецк хастаханәсендә ачтым. Күп әйберне хәтерләмим дә. Вакыт-вакыт аңымны җуя идем. Канымның күп акканын беләм. Табибның: «Аякларыңны сизәсеңме?» – дигәненә «әйе» дигән булам. Әмма ул инде каралып чыккан һәм берни тоймаган.

Динар белән булган хәлләрне өйдәгеләренә хәбәр итәләр. Ә аларның барысы да бертавыштан: «Үзе исән!» – дип сөенә. Әнә шул якыннарының җылысы Динарга яшәр көч бирә дә инде. Бик озакка сузылган тернәкләндерү курслары, госпитальләрдә узган көннәр аны яңа тормышка кайтара. Ул яшерми – аяксыз калган күңел төшенкелегенә бирелә, башына әллә нинди ямьсез уйлар да килә. Тик янәшә караватта яткан ике аяксыз, шуның өстенә куллары да өзелгән егетләрне күргәч, үзен түгел, аларны кызгана.

– Әти-әнием, хатыным, балаларым, туганнарымның миңа булган мөнәсәбәтен күргәч, мин зарланырга тиеш түгел икәнемне аңладым. Алар миңа таяныч булды. Үземне кызгануларын да теләмәдем. Мин көчле рухлы булуымны күрсәткәч, алар да нык булды. Әле дә минем аяксыз икәнне онытып җибәрәләр, каядыр барып кил әле, нәрсәдер эшли алмыйсыңмы, диләр, – ди ул.

Динар Нургатин протез аяклар белән йөри. Тезләре бөгелә торганны биргәннәр. Ияләшү бераз авыр булса да, Динар әкренләп элеккечә йөрергә өйрәнгән.

– Баштарак протезларымны кигәндә чит кеше ярдәме кирәк иде. Хәзер ияләштем инде. Әлегә эшкә урнашмадым. Вак-төяк эшләр башкарам, кызларым белән дәрес әзерлибез. Киләчәктә эшкә урнашасым да килә, – ди ул. – «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлегенә чиксез рәхмәтлемен. Протез тапшырганда, алар миңа следж-хоккей белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Мин бик теләп ризалаштым. Моңа кадәр үземне спорт белән дус булдым дип әйтә алмыйм. СВОдан аяксыз кайтмаган булсам, мин шулкадәр көч бирә торган, күңелне үсендерә торган спорт төре барын белмәс тә идем.

Динарның зур хыялы бар: машиналы булу. Чиратка баскан инде.

– Бар нәрсәгә дә җайлашасың инде ул. Машинам кул белән йөртә торган булачак. Бирсәләр, тормышым тагын да җиңеләер иде. Тизрәк хәрәкәтләнер, гаиләмне дә кирәк җиргә йөртер идем. Тагын бер хыялым бар: югары белем аласым килә. IT белгечлек алсам, читтән торып та эшләп була бит. Нинди генә булсам да, мин – ир кеше. Гаиләмне, балаларымны кайгырту минем өстә, – ди Динар.

Динар белән күпме сөйләшсәк тә, тормыштан бер дә зарланмады. Махсус хәрби операция аны нык булырга, бирешмәскә өйрәткән. Үзе дә яшерми: андагы хәлләрне бары тик үз күзләре белән күргән кеше генә аңлый алачак! Динар әле дә якын дусларын сагына. Бер гаиләгә әйләнгән егетләрдән дә кадерле кешеләр юк, ди ул.

– Зарланудан ни файда? Аякларымны Ватан өчен, илем өчен калдырып кайттым. Димәк, язмышка шулай язылган. Ә бит күпме егетләребез исән кайта алмады… – ди ул. – Тагын шунысы бар: мин ялгыз түгел. Беренчедән, хатыныма, балаларыма, әти-әниемә рәхмәтлемен. Икенчедән, безне дәүләт ташламый. Кирәксез булмадык. Безне гел кайгыртып, нинди генә проблема булса да, ярдәм итеп торалар. Үткәннәр белән яшәп булмый, алдагысы яхшы булсын!

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/04/168154/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле