Кичә РСФСР, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров вафат булды. Аңа 77 яшь иде. Шул уңайдан, матбугат чаралары истәлекләр бастыра. “Шоңкар” журналы аның хатыны белән танышу тарихын тәкъдим иткән.
“Җиденче класста укып йөргән чагы. Укучыларны мәк басуына чүп утарга чыгарганнар, Шунда олы абыйсы Раиф йөгереп килә дә: “Артистлыкка кеше җыялар, бар, җырлап күрсәт!” – дип киңәш итә. «Раушаниям, бәгырем» җырыннан башлый Фидан чыгышын һәм сайлау турын үтә. Озак та үтми, Уфага – сәнгать училищесына имтихан бирергә чакыралар. Анда да Фидан үзен бик җитди тота һәм театр бүлегенә кабул ителә.
Менә шунда очрата инде ул Фәридәсен. Студент егетләр тулай торакта ашарга әзерләүне чиратка салган булалар. Чират Фиданга җитә. Ул бәрәңге кыздырырга була. Караса, табалар юк икән. «Хәзер», – дип чыгып китә дә, «Таптым!» – дип бүлмәгә атылып килеп керә. Тик бу кыяфәте аның таба тапканга сөенгәннеке булмый. Егетләр яшәгән икенче каттагы бүлмәләрдән тапмагач, кызлар ягына төшә Фидан.
– Бер бүлмәнең ишеген каксам, зур, матур күзле, ягымлы карашлы бер кыз идән юа. Нигә кергәнемне оныттым башта. Ышанасызмы, беренче күрүдә гашыйк булдым. Бәрәңге кыздырдым да, егетләргә тизрәк ашап бетерергә куштым. Табаны кире кертергә кирәк, янәсе. Баштан ук: «Үзем кертермен», – дип кисәтеп куйдым. Икенче кергәндә, кызны кинотеатрга чакырдым.
Сүзгә Фәридә ханым кушыла:
– Юк, таныш түгел егетләр белән кинотеатрга йөрмим, дидем мин.
– Чынлап та, сынап йөрдем, берәүне дә үзенә якын җибәрми, кичләрен чыгып йөрми, гел укый да укый. Бер аз вакыт үткәч, тагын кинотеатрга чакырдым, – дип бүлдерә хәләлен Фидан.
– Шулкадәр йөдәттең, котылу өчен генә барам синең белән, дип ризалаштым, – дип хәтирәләрен барлый Фәридә ханым. – Чынлап та, бераз тынычландың бит.
– Синең күңелеңне яулавымны аңлап, тынычландым мин, – дип канәгать елмая Фидан Сафа улы, әйтерсең дә, яңа гына Фәридә белән беренче очрашудан кайткан.
Шул көннән башлап алар бер-берсенә якынаялар. Очрашып йөрергә дә күндерә кызны егет.
– Очрашуларга мине сагынып килүен сизә идем, димәк, үземнең януым белән анда да мәхәббәт уты кабызганмын…
Өченче курста укыганда Фәридәнең Туймазыда яшәгән апаларына кунакка кайталар яшьләр. Фидан шунда үзен ничек тә Фәридәнең туганнарына яхшы яктан күрсәтергә тели. «Шәп егет», – дисеннәр, Фәридә башка берәүгә карамасын, янәсе. «Кулыма гармун алдым да җырлап җибәрдем, исләре китте. Бик матур пар булырсыз, дип фатиха биргәндәй озатып калдылар», – дип хәтерли хәзер Фидан Гафаров.
Дүрт ел дуслашып, серләшеп йөриләр шулай. Бергәләп Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына эшкә билгеләнәләр. Инде икесенең дә эш урыны, димәк, киләчәкләре билгеләнгәч, Фидан тәкъдим ясый. 1964 ел була бу. Фәридәнең кыз фамилиясе – Ягафәрова. Шуны әйткән саен, Фидан: «Мин – Гафарова, дисеңме? Әйе, син – Гафарова», – дип шаярта торган була. (Русчадан тәрҗемәдә “Я – Гафарова” кебек килеп чыкканга). Гафарова булып, Фәридә илле ике ел Фиданның һәм якыннарының уң кулы, киңәшчесе, фикердәше була.
Фәридә ханым 2022 елның августында вафат булды. Адарның ике уллары була – Айбулат (ул 2009 елда фаҗигале һәлак була), кече улы Азамат – Башкорт академия театры актеры. Фидан Гафаровның башка гаиләдә үсә торган Самира исемле кызы да бар.
ЧЫГАНАК: https://shonkar.com/articles/culture/2025-04-27/tamashasyny-la-ren-d-b-hetle-itk-n-afarovtar-4215244 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday