Соль-Илецкта быел бәяләр күпкәмегә арткан?

Татарстан, Башкортостан кеше яратып дәваланырга йөри торган Соль-Илецкта, узган елдагы белән чагыштырганда, яшәү бәяләре күпкә арткан.

Төгәлрәге – 38 процентка, ди белгечләр.

ТВИЛ кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисы җәйге броньлауларга бәяләрнең кискен артуы белән ун популяр юнәлешне мисал итеп китерде. Алар арасында яраткан урыны Соль-Илецк та бар. Локация өченче урынны алган. Алар мәгълүматлары буенча, Ырынбур өлкәсендә ял 38%ка кыйммәтрәк булачак: бер төн кунуның уртача бәясе — 4,1 мең сум, ә сәфәрнең уртача озынлыгы — 6 төн.

Бәяләр мондый:

Кунакханә төнгә 3,2 мең сумга төшәчәк;
Кунак йорты – бер төнгә 3 мең сумга кадәр;
Мансарда – бер төнгә 3,3 мең сумга кадәр;
Йорт — бер төнгә 3,5 меңнән 12 мең сумга кадәр.

Бюджет вариантлары да бар: мини-кунакханәләр бер төнгә 792 сум сорый.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2025-04-28/sol-iletskta-b-yal-r-tagyn-artkan-k-pk-me-4216283

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле