Чаллы хастаханәләренең берсендә эшләүче табибны саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаеплиләр.
Узган елның мартында 66 яшьлек табиб-травматолог-ортопед умыртка сөяге сынып китерелгән авыруга операция вакытында энә кертү тирәнлеген дөрес билгеләмәгән. Нәтиҗәдә табиб пациентның йөрәгенә зыян салган һәм 47 яшьлек ир-ат үлгән. Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/04/168568/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–