Корбан бәйрәме быел кайчан була?

Быел Корбан бәйрәме 6 июньдә билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Диния нәзарәтенең телеграм-каналында хәбәр ителгән.

Казан мәчетләрендә бәйрәм иртән-иртүк башлана:

2:00-3:00 сәгатькәчә – Коръән уку;

3:00-3:30 сәгатькәчә – вәгазь;

3:30 сәгатьтә – Гает намазы;

3:40 сәгатьтә – хөтбә , Коръән укуны дәвам итү һәм дога кылу;

Татарстанның барлык мәчетләрендә кояш чыкканнан соң 30 минут узгач гает намазын уку тәкъдим ителә.

5-9 июнь аралыгында һәр фарыз намазыннан соң – барлыгы 23 тапкыр Әт-Тәшрик тәкъбире әйтелә. Ир-атлар тәкъбирне кычкырып, хатын-кызлар пышылдап әйтә: “Аллаһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр! Лә иләһа илләллаһу валлаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр вә лиллаһил хәмд”. Корбан чалу 8 июньгә кадәр кояш батканчы дәвам итәчәк.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/04/168773/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле