Бүген иртән Чаллыда Haier заводы янында җитди авария булган. Социаль челтәрләрдә чыккан кадрларда күренгәнчә, автомобиль янып беткән диярлек.
Кырыйда җиңел машинаның янган корпусы күренә, ә юлда машина кисәкләре ята. Юл читендә ак чүпрәк белән капланган мәет бар. Бу җиңел машинаның йөртүчесе булырга мөмкин.
Авария булган урында юл ябылган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
ЧЫГАНАК: https://kazanfirst.ru/news/obuglennoe-avto-i-trup-na-doroge-utrom-v-chelnah-proizoshlo-ognennoe-dtp-s-pogibshim ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–