Май аенда безне нинди үзгәрешләр көтелә?

Алимент түләмәүчеләр «кара» исемлеккә кертелә, шәхси мәгълүматларны таратучыларга штраф арта… Май аенда законнарда тагын нинди үзгәрешләр көтелә?

  • Алимент түләмәүчеләрнең исемнәре махсус исемлеккә кертеләчәк. Россиядә шундый исемлек булдырыла. Аңа алимент түләмәгән өчен административ яки җинаять җаваплылыгына тартылган, шулай ук эзләнелә торган кешеләр кертелә. Мәгълүматлар базасы ачык булачак. Бурычлыга «кара» исемлеккә эләгүе турында бер тәүлек эчендә хәбәр бирү күздә тотылган. Һәм ул исемлектә бурычын тулысынча түләп бетергәнче сакланачак.

  • Шәхси мәгълүматларны таратучыларга җаваплылыкны көчәйтәчәкләр. Күпме мәгълүматны читкә «озату»ына карап, гражданнар өчен штраф күләме 200–400 мең сум, вазыйфаи затлар өчен – 400–600 мең сум, оешмалар өчен 5–15 миллион сум тәшкил итәчәк. Ә инде кабат шундый юлга баскан оешмаларга штраф күләме – еллык акча әйләнешенең 3 процентына кадәр, вазыйфаи затларга 1,2 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

  • Чит ил агенты статусын бирүгә үзгәрешләр кертелә. Әйтик, Россиянең катнашы булмаган халыкара оешмалар (әйтик, Халыкара җинаять суды) карарларын үтәүгә ярдәм итүчеләр дә иноагент булып танылачак. Ил иминлегенә каршы эштә чит илләрнең дәүләт органнарына ярдәм итүчеләрне, шулай ук хәрби-техник өлкәдә мәгълүматлар җыюга җәлеп итүчеләрне дә шундый ук язмыш көтә.

  • Банкта счет ачмыйча гына акча күчерүләрне чикләячәкләр. Закон үз көченә кергән көннән – 30 майдан башлап, 100 мең сумга кадәрге күләмдә акча күчерергә ниятләүчеләргә генә счет ачырга туры килмәячәк. Әлегә тәртип мондый: 15 мең сумга кадәр акчаның кем күчергәнлеген бөтенләй тикшереп тормыйлар. Аннан арткан очракта, гадиләштерелгән схема кулланып, кешенең ФИО, паспорт мәгълүматларын барлыйлар. Яңа закон гамәлгә кергәч, болардан тыш, кешенең туу датасы һәм урынын, ИНН, адресын да тикшерәчәкләр.

  • Чит илләрдән кертелә торган үсемлекләрне безгә җибәрер алдыннан тикшереләчәк. Мондый закон 9 майдан үз көченә керә. Документта, чит ил белән килешеп, үсемлекләрне тикшерә торган лабораторияләргә аудит үткәрү мөмкинлеге дә каралган. Үсемлекләрне безгә җибәрер алдыннан тикшерү тәртибен – Россия Хөкүмәте, ә чит илләрнең лабораторияләренә аудит уздыру кагыйдәләрен «Россельхознадзор» билгеләячәк.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/168876/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле