Россиядә уртача пенсия ничә мең сум, беләсеме?

2025 ел башына Россиядә пенсиянең уртача күләме аена 23 175 сум тәшкил иткән. Мондый мәгълүматларны 1 гыйнварга булган статистикага сылтама белән Россия Социаль фонды китерә.

Хисаптан күренгәнчә, Социаль фонд системасында 41 миллионнан артык пенсионер исәпләнә. Шуларның 33 миллионнан артыгы картлык буенча, 2 миллионнан артыгы инвалидлык буенча, 1,4 миллионга якыны туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсияләре ала.

ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20250506/pensiya-2015180409.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле