Винарис Ильегет якын кешесен югалткан. Аның туганнан туганнары арасыннан соңгы абыйсы вафат булган. Бу хакта артист социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Менә минем соңгы туганнан туган абыем вафат булды. Озак вакытлы авырудан соң, Алик Хуҗагулов «китте». Хәзер икетуганнарым арасыннан беркемем дә калмады. Барлык апаларым (әнинең апа-сеңелләре), аларның балалары – барысы да «китте». Мин апаем Света белән икәү генә калдык. Алик, авыр туфрагың җиңел булсын!
Калган якыннарыма һәм туганнарыма, шулай ук һәркемгә ныклы сәламәтлек телим», – дип язган җырчы абыйсының фотосын куеп.
ЧЫГАНАК - https://intertat.tatar/news/vinaris-ileget-kaigy-kicera-5872809 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoda
–
–