Рөстәм Нәбиевнең өченче баласына нәни кызы нинди исем тапкан ?

Казарма ишелеп ике аяксыз калган, әмма сәламәт кешеләр дә көнләшерлек итеп тормыш алып баручы чын ир-ат үрнәге, бик күпләрнең мотиваторы, Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев өченче тапкыр әти булырга җыена. Әлегә алар баланың җенесе турында әйтми.

Әмма кызы балага исем тәкъдим иткән. «Балага Нәбиев Салават Юлаев Рөстәмович дип исем кушыйк», – дигән әнисе белән юрган астында ятучы кызы.

«Балаларда безнең хоккей командасына карата шул дәрәҗәдә мәхәббәт тәрбияләгәнмен, дип уйламаган идем», – дип белдерә блогер.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ufa-blogery-rostam-nabievnen-ocence-balasyna-nani-kyzy-isem-tapkan-5872757

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле