- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
9 Майда Татарстан халкына барысына да әзер булырга кирәк – кулчатырларның да кирәге чыгачак, җылырак та киенергә туры киләчәк.
«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы көнендә булачак һава торышы турында хәбәр итте.
«Вәзгыять бертөрле генә түгел, чөнки көнчыгыштарак, Башкортстан аша Уралга циклон күтәрелә, әлеге циклон үз артыннан явым-төшем зонасын тартып китерә, ул 9 Майда көндез Чаллының һәм Татарстанның көнчыгышын каплап алачак. Казанда көн бераз яңгырлы булыр дип көтелә. Әгәр Чаллыда 6-9 сәгать буе яңгыр яуса, Казанда ул кыска вакытлы булачак, явым-төшем күләме 2-3 миллиметр тәшкил итәчәк», – дип сөйләде синоптик.
Төнлә һава температурасы +1..+6 градус тәшкил итәр дип көтелә. Көндез температура +10..+12 градустан югары күтәрелмәячәк. Җил төньяк-көнбатыштан исә.
«Мондый һава торышы майның беренче декадасы ахырына караганда апрель ахырына күбрәк туры килә», – дип искәртте Шувалов.
ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptik-suvalov-tatarstanda-inu-konenda-bulacak-hava-torysy-turynda-soilade-5904268 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday