Яшь әнине өч баласы янып үлгән өчен хөкем иттеләр

Пермь краенда бер бистәдә агач йортта янгында балалар һәлак булган.

Әни кешене балаларының үлемендә гаепле дип тапканнар, хатын-кызны «Саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча 1,5 ел колония-поселениегә җибәргәннәр.

2024 елның октябрендә Нытвенский округының Уральский бистәсендә 8 фатирлы агач йортта бер фатирга ут каба, һәм түбә өлешчә ишелеп төшә. Янгында 3 малай һәлак була. Соңрак тикшерүчеләр ачыклаганча, балаларның 26 яшьлек әнисе төнлә фатирдан чыгып киткән һәм кладовкада сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлап калдырган була. Хатын-кызга карата балаларын «Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча гаепләү билгеләнә.

«Янгын иминлеге кагыйдәләрен тупас рәвештә бозу аркасында фатирда ут чыкты. Әниләре каравыннан башка калган 3 малай янгыннан котыла алмый… Хатын-кызны 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр», – диелә хәбәрдә.

Ул җәза срогын колония-поселениедә узачак. Шулай ук аны амбулатор шартларда психиатрга мәҗбүри тикшеренергә һәм дәваланырга җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20250506/mat-2015294631.html?in=l

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле