“Кызыма вакытында игътибар биреп җиткермәдем шул…”
“17 яшьлек кызыбызга никах укыттык. Колледжда укып йөри иде. Тыныч, тыйнак, аралашмаган балам шунда бер егеткә гашыйк булган. Без белмәдек тә. Кызым бик аралашып бармый. Аның авырлы икәнен очраклы рәвештә белеп калдык. Кыйнап үтерердәй булдым, ирем тотып калды. Егет алырга булгач, никах укытырга булдык. Кияүгә 18 яшь. Шул авылдагы танышымнан гаиләсе турында сораша башладым. Исерек, азгын гаиләдән икән. “Чыкмыйсың”, – дидем кызыма, ул елый ук башлады. “Синең аркаңда һәрчак ялгыз булдым, беркем белән йөрмәдем, ул карамаса, миңа бер кем карамас иде”, – ди. Егылып китә яздым.
Кызыбыз нык матур безнең. Аңа бизәнергә дә рөхсәт итмәдем, чөнки чыннан да чибәр ул. “Үзеңне көзгедә күрмисеңме әллә? Кемне таптың син?” – дип тиргәп тә алдым. Ирем: “Бердәнбер кызың белән сердәш тә түгелсең, һәрчак эштә булдың, шуңа шундый булып үсте”, – дип, мине гаепли.
Ярый, никах укыттык. Безнең белән яши башладылар. Кызым бәхетле генә йөрде. Оныгыбыз туды. Кияүне армиягә алмадылар, сәламәтлеге юк икән… Бу мине аптыратты. Ничек инде шундый сәламәт булып күренгән кешене армиягә алмыйлар, дип кызыксына башладым. Ипләп кенә сорашкач, аның эпилепсия белән авырганын белдем… Кызымны ул авыру нәселдән килә, каныбызга авыру кешенең канын керттең, хәзер балагызга да күчкән булса дип, бик нык тиргәдем. Кызым һаман аны яратуын сөйләде. Ирем исә бу хәлгә кысылмаска куша. Дәваханәдә сеңлем эшләп тә моны миңа алдан әйтмәгәннәр. Аның белән дә талаштым.
Хәзер барысы да мине гаепли, каты син, диләр. Мин бит баламның сау кешегә чыгып, сәламәт балалар үстерүен телим. Яратам, дип йөрүе дә үтәр, авыру ир белән яшәве җиңел дип уйлый микән…”
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-05-07/17-yashlek-kyzyma-nikah-ukyttyk-4226637 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday