Ни өчен өй янына сирень утыртырга ярамый?

Ни өчен борынгылар бу куакны ихатага утыртмаган?

Әлбәттә, ихатада чәчәк атып утырган хуш исле сиреньгә сокланмыйча мөмкин түгел. Тик бу куакка кагылышлы бихисап юраулар, ышанулар һәм билгеләр яшәп килә. Шундый бер ышануларга караганда, ак чәчәк ата торган сиреньне ихатага утыртырга ярамый икән. Әгәр аны өйгә керә торган юл янына утыртсаң, бу йортта яшәүче кызлар кияүгә чыгалмый кала. Ә кияүдәгеләре ирсез калырга да мөмкин. Моннан тыш, ул авыру кешеләргә терелергә дә комачаулый икән.

Сиреньне урамга утырткан очракта, ак чәчәклесе янына шәмәхә төстәгесен дә утыртырга киңәш ителә. Шәмәхә төсле чәчәкләр начар йогынтыны бетерә. Мондый сирень начар уйлы, көнчел кешеләрдән саклый дип тә әйтәләр.

Чынлап та, сирень куагын йортка бик якын утыртырга ярамый. Сез утырткан кечкенә ботак 10-12 елдан соң, 3-4 метрлык зур куакка әйләнә. Аның тамырлары 2 метр тирәнлеккә кадәр җәелә. Шуңа да, белгечләр дә сиреньне өйгә якын үстермәскә куша.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-05-07/y-yanyna-siren-utyrtmagyz-4227743

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле