Җырчы Иркә кунакханәдән нәрсә урлаган?

«V Яңа Татар җыры» бәйгесендә җырлаганнан соң, Иркәгә кызыклы сораулар биргәннәр. Видео «Ваһапов фонды» сәхифәсендә чыкты.

– Йолдыз чире белән «чирләгәнегез» булдымы?

– Булды!

 Берәр артист белән дуэт җырлаудан баш тартканыгыз булдымы?

– Булды!

– Свиданиедан качканыгыз булдымы?

– Булмады.

 Сыер сауганыгыз булдымы?

– О, бик күп тапкыр.

 Чит илдә автограф сораганнары булдымы?

– Булды.

 Кунакханәдән тапочкилар урлыйсызмы?

– Һәрвакыт алып кайтам.

 Ике егет белән берьюлы йөргәнегез булдымы?

– Булды.

 Сезнең өчен егетләр сугышканы бармы?

– Бар.

 Свиданиеда үзегез түләгәнегез бармы?

– Бик күп тапкыр.

– Безнең сыман сорау бирүчеләрне кыйныйсыгыз килгәне бармы?

– 1-2 тапкыр булды.

 Тишек носки кигәнегез бармы?

– Бар, әле кичә генә киеп чыгып киткәнмен, әле ике төрлене дә киеп чыгып киткәнем бар.

 Авырлы чакта ирегезне юк-бар белән интектергәнегез булдымы?

– Әйе.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yrcy-irka-kunakxanadan-narsa-urlavyn-aitte-5872807

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле