Блогер Олеся Лесная артистлар белән “Коллегаларыңа сорау” дигән сораштыру уздырган. Берәр артист сорау әйтә, Олеся шуны беренче очраган артистына бирә.
Беренче сорауны Ришат Фазлыйәхмәтов биргән. “Нинди төстәге трусик киеп чыктыгыз?”
Бу сорау Илнат Фәрхуллинга туры килгән. Ул бу сорауның авторын чамалаган. “Фазлыйәхмәттән андый әйберне булыр!” ди ул.
- Оранжевый… Тулы төс түгел ул. Әйтүе кыен.
Илнатның соравы: “Халык ничек кабул итте икән, халыкны күтәреп алып булды микән?”
Илнатның бу соравына Рөстәм Асадуллин җавап бирә.
- Бик яхшы, бик шәп каршы алды. Халык һаман шалтырата, – ди дә Рөстәм Асадуллин, шалтыраткан булып кылана: “Әй, халык! Бик хөрмәт итеп җырлашып йөрим”.
Рөстәм Асадуллин соравы: “Бер концертка күпме аласың?”
Бу Гөлназ Асаевага туры килгән:
- Чынлап артист бирдеме моны? – дип гаҗәпләнә ул. – Ул артист белергә тиеш бит, төрле җирдә төрлечә. Бу сезонда иң күбе 160 мең.
Гөлназ Асаева соравы: “Нәрсә дип җәй уртасында концерт куярга булдыгыз?”
Бу сорауга Ринат Рахматуллин җавап бирә:
- Җәй уртасында, бер кеше куймаганда Рахматуллин гына куя! Мин көтелмәгәнчә эшлим.
-
Бөтен кеше ял итә, бәрәңгедә, – ди Олеся.
-
Килгән кеше килә инде ул! – ди Рахматуллин.
Аның киләсе артистка соравы: “Нәрсә кеше җырларын урлап җырлыйсың?”
Бу сорауга Илназ Гарипов җавап бирә:
- Минем гомердә бер генә җырны урлап җырлаган булды. Федор Марунның “Не спеши” дигән җырын “Ашыкма” дип җырлыйм.
Илназ Гариповтан сорау: “Топ артистлардан көнләшүләрен ничек яшерәләр?”
Бу сорауга Гөлназ Сәфәрова җавап бирә.
- Мин көнләшмим. Валлаһи, ант итеп әйтәм.
Аның соравы: “Ул үзен башкалардан өстен дип саныймы?”
Илназ Минвәлиев җавап бирә:
– Юк, санамыйм. Мин үземчә генә Илназ Минвәлиев булдым дип саныйм.
ЧЫГАНАК - Олеся Лесная блогы ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday