Парадта катнашучы 101 яшьлек ветеран: «Тынычлык кирәк!”

Казанда яшәүче 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Сәхап Илалов бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадта катнаша.

Сәхап Илалов 1924 елда хәзерге Алексеевск районындагы Яңа Алпар авылында туган. 1940 елда Казанга күчеп килгән, «Кожзавод»та электрик булып эшләгән. Фронтка ул 1942 елның декабрендә эләккән. Артиллерия гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт иткән, Сталинград оборонасында катнашкан.

– Мин сугышта куркыныч булды дип әйтмим. Без ул чакта үлем турында уйламадык та, бары үз бурычыбызны үтәдек һәм тиздән барысы да бетәчәк дигән өмет белән яшәдек, –ди Сәхап Илалов. – Тормышны бик яратып яшим. Ил-көн яңалыкларын белеп торам. Бер генә теләк– илгә тынычлык кирәк. Тизрәк бу хәлләр тәмамалансын иде. Сәхап бабай 1945 елның маен Берлин астында каршы алган. Фидакарь хезмәте өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/169576/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле