Татарстанда кыз бала әнисен пычак кадап үтергән

 Казан янындагы Дубровка бистәсендә 14 яшьлек кыз үз анасына пычак белән чәнчегән.

Кыз берничә тапкыр әнисенең муенына һәм корсагына пычак белән кадаган. 40 яшьлек хатын күпсанлы яралардан урында ук үлгән.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Кыз барысын да сөйләп биргән. Агентлыкка билгеле булганча, кыз имин гаиләдә яшәгән. Әтисе бизнесмен, матурлык салоннары челтәре белән идарә итә. Кыз Казанның техник югары уку йортларының берсе каршындагы лицейда укый.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/05/169674/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле