Сосиска пешерергә маташкан үсмергә ут капкан

Красноярск краеның Богучанск районында 15 яшьлек үсмер мангалга учак якканда ут кабыза торган сыеклык белән саксыз эш итү аркасында пешкән. Бу хакта төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Әлеге вакыйга 3 майда була. Яшүсмер 25 яшьлек апасы һәм аның 16 яшьлек дусты белән сосискалар кыздырганда зыян күрә. Малай утны кабыза алмагач, апасы мангалга янучан сыеклык сибә, шул вакытта шешә шартлый һәм яшүсмергә таба оча.

«Апасы ялкынны сүндергән һәм «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Үсмерне хастаханәгә китерәләр, аңа тиешле реанимация чаралары күрсәтелә, аннан санитария авиациясе вертолеты белән, алга таба дәвалану өчен, Красноярск шәһәренә алып китәләр», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://www.vesti.ru/article/4486987

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле