Айгөл Бариева маҗараларга юлыккан

Айгөл Бариеваның Европа илләрендәге сәяхәте бик тә маҗаралы тәмамланган…

Казан аэропортында чикләүләр булу сәбәпле, танылган артисткага иң тәүдә Мәскәүгә очарга, Казанга исә автобус белән кайтырга туры килгән.

«Бу треш булды. Сәяхәтләрдән болай итеп кайтканым юк иде әле.

Истанбулдан Казанга очканда, безне Мәскәүгә бордылар. Казан кабул итмәде. Мәскәүдә 2 сәгать самолетта утырдык. Казанга юллар ачылыр, дип өметләндек, ләкин файдасыз. Безнең барыбызны да самолеттан чыгардылар, багажны өләштеләр. Контроль үттек, төшке аш ашау өчен һәр кешегә 1500 сумлык талоннар бирделәр. Ашаганнан соң, безне автобуслар белән Казанга алып кайтып киттеләр. Яңа юл буйлап 9 сәгать кайтканнан соң, ниһаять, без өйдә.

Бу – чын мәгънәсендә онытылмаслык сәяхәт булды», – дип язып чыкты җырчы үзенең Телеграм-каналында.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/2025-05-10/ayg-l-barieva-ma-aralarga-yulykkan-4229439

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле