Гөлназ Сираева: “Бу җырны яздырганда, әнине җирләгән вакыт күз алдында – әни ята, аны юалар, мин дә шунда”

-- Р Л

Гөлназ Сираева үзен популяр иткән “Кайтабыз да китәбез” җырының язылуы турынад сөйләгәндә, вакытсыз вафат булган әнисен искә төшергән. Бу хата җырчы «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сөйли. 

“Ул вакытта институт тәмамладым гына, иң кыен авыр вакытлар. Эш юк, акча юк. Миңа 24 яшь, энемә 19 яшь. Мин Казанда каядыр урнашырга маташам. Көтмәгәндә әни үлеп китә, аңа 48 яшь кенә иде. Мин ул вакытта авылда, әти белән бәрәңге эшкәртә идем. Әни инфарктан соң хастаханәдә ята.

Без бакчада чакта, әтинең энесе килде. Шуннан соң әти «әйдә, киттек, әниеңә начар булган» дип алып китте. Ул вакытта әни үлгән булган, алар миңа әйтмәде. Хастаханәгә барганда, белгән догаларымны укып бардым. Минзәлә хастаханәсенә килеп кердем, чабам, палатадан әнине эзли башладым, реанимациядәдер, дип уйлыйм. Миңа хуҗалык бүлмәсен күрсәтәләр. Ачып җибәрдем, әни идәндә ята, өстендә ак җәймә. Палатада урын юкмы икән, дип уйлыйм, әле шунда да аңламыйм үлгәнен.

«Әти, хәзер нишлисең инде?» – дип сорыйм. «Мин соң ярар инде… Сез нишләрсез?» – ди ул.

Әти ул вакытта Әлмәткә барып эшләп йөри иде. «Хатын булмагач, миңа кирәкми алай эшләп йөрү», – дип, эштән китте. Төшенкелеккә бирелде, 1 еллап эшсез булды. Энем начар компаниягә эләкте, проблемалары булды. Ул 7 елдан үлеп китте. Әнидән соң 1 елдан әнинең әнисе – әби вафат булды.

Ул вакытта мин ничек исән калдым икән? Бөтен яклап бит ул, таяныр урын юк. Шул вакытта булачак беренче ирем белән очрашып йөри идек. Әни үлгәч, ярты елдан соң өйләнештек. Ул һәм аның гаиләсе миңа терәк булды.

Ул вакытта әз-мәз эшләдем, җырчылар белән гастрольләргә йөрдем. Винера Ганиева, Гөлдания Хәйруллина, Резидә Кадыйрова концертларында «подпевка»да тордым. Ачка үлмәслек акча эшләнде, дип әйтимме инде. Дус кызым бер якыны тренинг узуы һәм проблемалары хәл ителүе турында сөйләде. Таяныр кешең булмаганда психология белемемә таяндым. Анда максат куярга кирәк иде. Минем мөстәкыйль җырчы буласым килә иде. Аның өчен хит җыр кирәк. Минем хит җырым булсын иде, дип теләдем.

Ул вакытта Гүзәл Уразова, Илнар Сәйфиев, Лилия Хәмитова популярлашып килгән вакыт. Аларга җырларны кем язган икән, дип карый башладым. Алар Оскар Усманов язганны җырлый икән. Ул вакытта аның бөтен җыры хит булган вакыт. Миңа да Оскар Усмановтан җыр кирәк, дип уйлыйм. Акча юк, шул җыр өчен кредит алдым. Ул вакытта да җыр арзан түгел, мең доллар, курсы башкачарак инде. Оскар җырлатып карады. «Бергәләп текст эзлик», – диде. Мин 2 шигырьләр җыентыгы сатып алдым, матур шигырьләр битен бөкләп барам. Оскар белән телефоннан сөйләштек, башта ул үзе тәкъдим итте, беренчесе мәхәббәт турында – миңа ошамады. Икенче итеп «Кайтабыз да китәбез»не тәкъдим итте, ә бу җыр шигырьләр китабында бар иде. Мин дә аны теркәп куйганмын.

Ул вакытта әни вафатына 1,5 ел узган. Әле яра яңа, төзәлмәгән иде, әле дә узмаган инде ул, искә алган саен күзләр яшьләнә. Җырны яздырырга студиягә килдем. Бу җырны яздырганда, әнине җирләгән вакыт күз алдыннан уза – әни ята, аны юалар, мин дә шунда йөрим, су китереп торам, чүпрәкләр бирәм. Башта бу сүзләрне кешегә әйтергә курыктым, кеше куркыр дип. Бу җыр фаҗигале вакытка таянып язылды. Бу җыр мине Гөлназ Сираева итте.

Өченче куплетын җырлаганда, «әнкәй, нишлик соң» дигән урынында башымны өскәрәк күтәрәм дә, әниемнән эшләп бетерә алмаган эшләрем, бәлки борчуларым өчен гафу үтенәм, икенчедән, җыр өчен рәхмәт белдерәм. Концертларыма килгән тамашачыларның күргәне бардыр, башымны өскә күтәреп җырлаганымны. Шул рәвешле, әнигә эндәшәм. Хәзер дә шулай җырлыйм.

«Кайтабыз да китәбез шул – Безне дә аңла инде. Үпкәләп калсаң да, әнкәй, Син рәнҗеп калма инде…»

ЧЫГАНАК - https://intertat.tatar/news/golnaz-siraeva-kaitabyz-da-kitabez-yrynyn-faigale-tarixyn-soilade-5872778
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле