- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан тормыш турындагы фәлсәфи фикерләре белән уртаклаша. Тормыш юлында булган авырлыкларга карамастан, үзенең көчле хатын-кыз булуы, зарланырга яратмавы хакында сөйли.
«Мин беркайчан да зарланырга яратмыйм. Кемгәдер зарланырга ярый, миңа – юк. Үзең сайлаган язмыш, диләр. Язмышны кеше сайламый, ул туганчы ук язылган була. Мин шуңа ышанам.
Тормышта төрле чаклар була. Соңгы акчага бензин салып, әти-әни янына кайткан вакытлар да, акчаны күп итеп җыеп куйган чаклар да. Үкереп елыйсы килгән елаган чаклар, 1000 чакрым юллар үткән йокысыз төннәр.
Алисәм тугач, бер култык астыма – баланы, бер якка Закирны кыстырып йөгергән чаклар. Чарасыздан үксегән чаклар… Авыр сүзләр, тугры булмаган, астан эш иткән дуслар һәр кешедә буладыр ул. Ләкин моң-зарымны кешегә күрсәтмим. Минем шигырьләремдә дә шулай язылган.
«Сине аңлау кыен, ләкин син дөрес яшисең. Закирны да кулда тота беләсең (аның характеры ой-ой), кызыңа да дөрес тәрбия бирәсең, әти-әниеңә дә игътибарың күп. Китаплар чыгарасың, үз өстеңдә дә эшләргә вакыт табасың, сиңа әз генә яхшылык кылсалар да, күп итеп кайтарасың», – ди мине 22 ел белгән дус кызым.
Мин үземне белмим, ләкин кемгәдер шулай күренәм икән – бу мине сөендерә. Ләкин шуны әйтәсем килә, Аллаһка мең шөкер», – дип язган шагыйрә социаль челтәрләрдә.
«Зарланмагач бик яхшы. Аллаһыма шөкер, кешеләр сезнең турыда «нинди бәхетле бу» дип уйлыйлар. Сөеп-сөелеп яшәргә язсын! Күңелегездә гел яз, йөрәгегездә наз булсын, матур шигырьләр туып торсын», – дип матур теләкәләр юллаганнар Гөлүсәгә язылучылары да.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golusa-sahban-avyr-vakytlary-turynda-songy-akcaga-benzin-salyp-5872836 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday