Зәринә Хәсәншинаның әнисе: “Аерылган ир белән йөрү…”

-- Р Л

Җырчы Зәринә Хәсәншина әнисе Фәнисә белән «норм яки стрем» дигән сорашу үткәргән.

– 30 яшьтә кияүдә булмау?

– Норм, бигрәк тә хәзерге заманда.

– Мин дә норм дип уйлыйм. Аерылган, балалы ир-ат белән йөрү?

– Норм, бөтен кешегә егет каян җитсен инде ул.

– Ә киресенчә булса, аерылган, балалы, аерылган хатын-кыз белән егет кеше очрашуы?

– Норм анысы да. Кеше бер-берсен, бәхетен тапкан икән, бик норм.

– Мин дә норм дип саныйм, чөнки…

– Әйдә, комментарий кирәк түгел.

– Ирең кушканны гына эшләү? Ул әйтте – син шуны гына эшлисең.

– Норм дип әйтәсе килә, ләкин бу стрем!

Икесе дә көләләр.

– Ник?

–  Монда комментарий кирәк түгел.

– Бу – чикләрне бозу, әйеме?

– Бәтәч, әлбәттә, һәр кешенең үз фикере булырга тиеш. Мин бит кол түгел, син дә кол түгел.

– Нидер әйтәсе килә… Тиз итәсең син әни!

Зәринәнең әнисе үзе сораулар бирә башлый:

– Авылга кайткач, гел ял итеп яту – норм яки стрем?

– Норм дип әйтер идем, әмма син янымда утырасың, стрем! – икесе дә көләләр. Фәнисә ханымның Зәринәгә төрттереп сорау биргәне күренеп тора.

Зәринә сорау бирә:

– Кайнана-кайната белән араларны бозып, аралашмау?

– 100 процент стрем. Нормаль мөнәсәбәт булырга тиеш бер-береңә. Үз әниеңә караган кебек ышаныч булырга тиеш. Бергә-бергә яшәгәндә генә нормаль тормыш була. Ничек инде ул алай?

– Яратмаган кешегә кияүгә чыгу кирәкме, норммы?

– Юк, стрем. Бу вакытта норм дия алмыйм. Ул бит бер генә көнлек, бер ай гына түгел. Стрем, кызым. Аның белән гомер буе яшәргә кирәк.

– Вот именно! – дип куана әнисе гел кияүгә чык дип үгетләп торган Зәринә.

– Бу – үзенә кагылышлы соаруларны гына бирде. Монда авыл тренды бөтенләй булмады, – дип көлә Фәнисә ханым.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле