“Бу сер белән яшәве бик авыр”.
Бу темага язарга кыен миңа. Әмма язмасам, тагын да авыррак булыр сыман. Узган елда мин иремә хыянәт иттем. Без берничә ай очраштык. Сулга йөрүем әйбәт тормыштан түгел, билгеле.
Ирем эшсез калды һәм зур депрессиягә бирелде. Ярты ел үзенә урын таба алмады, холкы үзгәрде, минем белән дорфа һәм тупас сөйләште. Алай гына да түгел, түшәктә үзенә якын китерми башлады, мине бөтенләй назламады. Нәтиҗәдә, мин үземне кирәксез һәм ялгыз итеп хис иттем.
Менә шундый моңсу вакытымда бер аферистка юлыктым. Ул беренче көнне үк миңа мәхәббәтен аңлатты. Ләкин матур, тылсымлы әкият озакка бармады, яңа мәхәббәтем миннән акча сорый башлауга әкият тәмамланды. Әгәр аңа акча бирмәсәм, барысын да иремә сөйләячәген әйтте. Уйладым да акча бирмәскә булдым. “Сөйлә, иремнең холкы бик агрессив. Ул сине үтерәчәк”, – дидем. Аерылышырга сәбәп булыр, болай да күршеләр кебек яшибез бит инде.
Теге хайван юкка чыкты. Ирем белән дә мөнәсәбәтләр җайланып китте. Тиздән әти-әни булырга җыенабыз. Шулай да үземне ирем алдында гаепле итеп тоям. Яшерә алмыйм, бу сер белән яшәү шундый авыр. Ирем мине кичерә алырмы икән? Хыянәтемне белгәч, баланы үзенеке түгел, дип шикләнсә? Бала иремнән, анысын тәгаен беләм. Бирегез миңа киңәш, зинһар өчен!”
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-05-12/irem-hyyan-t-ittem-4231682 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday